Түбән Табын интернат-мәктәбендә эшләп килүче «Шифа» балалар сәламәтләндерү лагеренда «С... — 2 июня 2026 г. в 15:04:29.217
Түбән Табын интернат-мәктәбендә эшләп килүче «Шифа» балалар сәламәтләндерү лагеренда «Солдатка хат» патриотик акциясе узды. Лагерьда ял итүче балалар хәрби хезмәттә булган солдатларга җылы сүзләр белән тулы хатлар язды. Үзләренең хатларында алар Ватан сакчыларына батырлыклары һәм намус белән хезмәт итүләре өчен рәхмәт әйтте, ныклы сәламәтлек, сабырлык, көч-куәт һәм туган якларына исән-имин әйләнеп кайтуларын теләде. "Мондый чаралар яшь буында патриотизм хисләре тәрбияләргә, ил сакчыларына карата хөрмәт уятырга һәм өйдән еракта булган кешеләргә ярдәм күрсәтүнең мөһимлеген аңларга ярдәм итә. Балаларның эчкерсез сүзләре һәм игътибары солдатлар өчен зур терәк булып тора. Бу хатлар егетләргә туган йортта көтүчеләр барлыгын, үзләренә ышануларын һәм хөрмәт итүләрен искәртә", - дип хәбәр итәләр Түбән Табын интернат-мәктәбеннән. Фото - Түбән Табын интернат-мәктәбеннән. #Мөслим_мәгарифе

