Балачакның иң күңелле мизгелләре Яңа ел бәйрәме һәм Сабантуй белән бәйледер, мөгаен. Дө... — 6 июня 2026 г. в 12:39:20.870
Балачакның иң күңелле мизгелләре Яңа ел бәйрәме һәм Сабантуй белән бәйледер, мөгаен. Дөрес, Яңа ел – Чыршы бәйрәмен бик көтеп ала идек. Кыш бабайның барлыгына ышанганбыздырмы, әмма аның алып килгән бүләкләрен капчыктан алып кулга тоттырулары, бүләкләрне бер-беребезгә күрсәтеп мактанышулар һаман да истә әле. Әмма Сабантуйга җитми инде! Үзе булсын ул бер дигән матур җәй аенда! Үзе үтсен аллы-гөлле табигать кочагында! Һәр йортта кунак каршылау мәшәкате! Авыл тулы кунаклар... Җыр, гармун тавышлары... Әле аңа кадәр бала-чага өчен иң кызыгы – бүләк җыючыларга ияреп урам әйләнү. Безнең авылда гармунчылар байтак иде. Гармуннар уйнап, җырлап, һәр йортка тукталып, хуҗабикә чыгарган бүләкне колгага бәйләгәнне карап тору кызык. Кем нинди бүләк чыгарганны, кайткач, һич ялгышмыйча, әниләргә әйтеп бирү берни тормый безгә. Дөрес, үзләре сорасалар гына... Авылга быел гына төшкән яшь киленнең бүләк чыгаруы аеруча игътибарга лаек. Нинди бүләк бирер икән?! Узган гасырның алтмышынчы елларында яшь киленнәр Сабантуйга күбесенчә үз куллары белән чиккән сөлгеләр, кулъяулыклар әзерли иде. Аларны күбрәк ат чабышларында урын алганнарга, Сабантуйның көрәш батырларына бирәләр иде. Көрәш батырлары дигәннән... Мин үзем көрәш карарга яратмыйм, дөресрәге, куркам. Көрәшчеләрнең гөрселдәп җиргә барып төшүләрен, баш белән кадалуларын, кайберләренең тән җәрәхәтләре алуларын күреп тору авыр. Көрәшне бервакытта да азагына кадәр карый алмыйм, әмма Сабантуйны йомгаклап өйгә кайтучыларга биргән иң беренче соравым: “Кем батыр калды?” Һәр авылның үз батыры була иде. Көрәш гадел булды. Кем көчле, шул батыр кала иде. Хәзер чиста көрәш юк дәрәҗәсендә, ди көрәш карарга яратучылар, элекке белән чагыштырып. Минем каената 85 яшенә кадәр авылдагы бер Сабантуйны да калдырмады, аяклары авырта башлагач кына туктады. 70 яшенә кадәр район Сабантуена көрәш карар өчен бара иде. Сабантуйдан кайткач: – Хә зерге көрәш көрәшмени ул?! Вәйт, элек көрәшә иде Зазалар, Газизҗаннар, Тавислар, Мөнирләр, Маҗын малайлары! – дия иде. Заза абый (фамилиясен белүче булмады), Газизҗан Шәмсиев, Мизхәт Нәҗмиев – барысы да Тегермәнлек кешеләре, атаклы көрәшчеләр, гадел итеп көрәшә белүчеләр булган. Тавис Рахманов (1941- 1969) Түбән Табын авыл җирлегенең легендар көрәшчесе булган. Аны әле хәзер дә сагынып искә алалар. Яшьтән ук Сабантуйларда көрәшә башлый ул. Егет булып җиткәч, көрәш осталыгын тагын да камилләштерә. Төптән юан, таза бәдәнле Тавис ел саен диярлек Сабантуй батыры булып кала. Көндәше Мөнир абый Фәрхетднов белән мәйдан тота алар. Кызганыч, армиядән хезмәт итеп кайткан, колхозда физик көч сорый торган авыр хезмәтләр башкарган Тавис Рахманов 28 яшендә көтмәгәндә вафат була. Аның үлеме халыкка аяз көнне яшен суккан кебек тәэсир итә. Маҗын малае дигәне, Минзәлә районы Иске Маҗын авылында туып, Яңа Маҗында үскән, булачак атаклы көрәшче, самбист, дзюдо остасы Виталий Кузнецов булып чыкты (1941-2011). Урыс малае булса да, татар көрәшен үз итә Виталий. Тирә-яктагы татар авылларына йөреп татар көрәшен күзәтә. 16-17 яшьләрендә көрәшә башлый. Көче ташып тора. Беренче зур бүләге – тәкәне Шуран авылы Сабантуенда ала. 1959 ел Виталийга зур спортка юл ача. Минзәләлеләр Мөслим Сабантуена бер егет алып килә. – Үзебезнең райондагы авылларда бил алышканы бар. Сезнең Сабантуйда да көчен сынап карасын әле, – ди делегация җитәкчесе. Бу вакыйганы спорт журналисты Илдус Илдарханов болай тасвирлый: “Көрәшкә килгән егетне баштанаяк күздән кичерәләр. Уртача буйлы, “ерш” дип йөртелгән кыска чәчле, өстендә юка киндер күлмәк, гади генә зәңгәрсу чалбардан, яшүсмер кыяфәтле урыс малае. Үлчәүгә бастыралар. Көрәш судьясы аны: “Заранее предупреждаю, ты должен соблюдать правила татарской борьбы”, – дип кисәтеп куя. Һәм шул чакта егет, татарчалап: “Бер дә борчылма, абзый кеше, татарча кирәк икән, татарча көрәшермен”, – дип җавап кайтара.” (“Мәйдан” журналы, №1, 2020). Үз авырлыгындагы (69 кг) көндәшләренең барысын да җиңеп бара егет, аннан авыр үлчәүдәгеләр рәтенә күчә.

