Ниһаять, Бөгелмәдән килгән 109 килограммлы нефтьче белән бергә-бер кала ул. Күпмедер би... — 6 июня 2026 г. в 12:39:21.118
Ниһаять, Бөгелмәдән килгән 109 килограммлы нефтьче белән бергә-бер кала ул. Күпмедер бил алышкач, 18 яшен дә тутырмаган яшүсмер, бар тавышына кычкырып җибәрә дә, көндәшен җирдән аерып, аркасына сала. Егет Мөслим Сабантуе батыры булып кала! Шул көннән алда гына В.Кузнецов Түбән Табын авыл җирлегенең Сабантуй батыры була. Тавис Рахманов та, Мөнир Фәрхетдинов та егетне ала алмыйлар. Егет ике көрәшчене дә күтәрә, әмма аркасына сала алмый. Шулай да, байтак бәхәсләрдән соң, жюри тәкәне В.Кузнецовка бирергә мәҗбүр була. Илдус Илдарханов үзенең язмасында В.Кузнецовны 69 килограмм авырлыкта, дип яза. Ләкин аның көрәшкәнен күргән кешеләр аны бик таза гәүдәле иде дип искә алалар. Аның белән бил алышкан Мөнир абый Фәрхетдинов та: – Центнердан артык иде. Ботлары да мичкә юанлыгы иде аның, – дип искә ала. Әлеге уңышлардан соң, “өметле көрәшче” буларак, егетне татарча көрәш чемпионаты командасына кертәләр. Шуннан зур спортка юл ачыла, күп санлы җиңүләргә ирешә спортчы. Виталий армиядә спорт ротасында хезмәт итә. Мөнир Фәрхетдинов та, Тавис Рахманов та әлеге мәктәпне үткән көрәшчеләр була. В.Кузнецов, армиядән кайткач, Мөнир Фәрхетдинов янына хәл белергә дә килеп китә әле. Сүз уңаеннан, М.Фәрхетдинов та ике ел – Мөслим Сабантуе батыры, көрәшче ветераннар арасында дүрт тапкыр батыр кала. Югары Табын авылыннан озак еллар көрәшкән Минсалих абый Кадировны да искә аласым килә. Ат чабышы белән татарча көрәш – һәр Сабантуйның бизәге ул! Бу төр ярышлар турында бик озак сөйләргә булыр иде. Сөйләрбез әле, сөйләргә язсын! Сабантуйларыбыз татар яшәгәндә яшәр, табигатьнең капризларына карамыйча һәр елны үтәр, иншаллаһ! Табыннарда икмәк мулдан булса, Ел да килер, гөрләр Сабантуй. Ык буйларын, Мөслимемне ямьләр, Түбәтәйле, затлы, атлы туй! (Лилия Садриева) Гөлфия Мөхәмәтгәрәева. Тегермәнлек. Фото – Г. Мөхәмәтгәрәеваның шәхси архивыннан.

