#хатлар_укыганда — 5 июня 2026 г. в 10:45:39.860
#хатлар_укыганда Районыбызның төрле авылларыннан килгән 50дән артык пенсионер комфортабельле автобуста ерак юлга чыктык. Шөкер, юлдашларыбыз: “Йоклаган һәм ашаган өчен макталган алтын чакларым кая китте икән минем?” – дип уфтанып утыручылардан түгел иде. Шуңа, балачак хатирәләрен искә төшереп, күңел белән генә булса да, октябрь йолдызчыклары, ал галстуклы пионер, җиңелмәс һәм баш имәс данлы комсомол булып, туган авылны, мәктәпне, яшьлекне сагыну, саф мәхәббәтне данлаучы җырларны җырлый-җырлый, тормыш гыйлеменнән хәбәрләр тыңлап, башваткычлар чишеп бара торгач, гүзәл башкалабызга җиткәнебезне сизми дә калдык. Менә Г. Камал исемендәге театрның яңа бинасы. Бина проектын төзү конкурсына 14 илдән 500ләп вариант тәкъдим ителгән. Җиңүчеләр буларак, Россия-япон проекты буенча заманча дизайн белән төзелгән бина һәркемдә зур соклану тудыра. Тулырак: "Мөслим-информ" сайтында танышырга мөмкин

