22–23 май көннәрендә Яр Чаллы шәһәрендә билбау көрәше буенча егетләр һәм кызлар арасынд... — 2 июня 2026 г. в 08:00:06.706
22–23 май көннәрендә Яр Чаллы шәһәрендә билбау көрәше буенча егетләр һәм кызлар арасында республика турниры узды. Ярышлар ике истәлекле вакыйгага багышланды: Яр Чаллы шәһәренең 400 еллыгына; КАМАЗның беренче автомобиле чыгарылуга 50 ел тулуга. Мөслим районы көрәшчеләре әлеге мәртәбәле ярышларда уңышлы чыгыш ясадылар. 2012–2013 елларда туган спортчылар арасында: 35 кг үлчәү авырлыгында Әмир Вәлиев — III урын; 44 кг үлчәү авырлыгында Данияр Сәетгалиев — I урын; 48 кг үлчәү авырлыгында Айвар Сәетгалиев — I урын; 56 кг үлчәү авырлыгында Искәндәр Сәетгалиев — I урын; Раяз Хәлиуллин — II урын; 65 кг һәм аннан югары үлчәү авырлыгында Ислам Шәрәфиев — III урын. 2009–2011 елларда туган спортчылар арасында: 47 кг үлчәү авырлыгында Илсаф Әхмәтшин — III урын. Командалар арасында Мөслим районы командасы III урынны яулады. Спортчыларның тренерлары — Ленар Садретдинов һәм Расил Фәттахов Фотолар - "Яшьлек" спорт мәктәбеннән. #Мөслим_спорты

