Казанның 161нче мәктәбе психологы, татар теле укытучысы Гөлназ Сабирова белән балаларны... — 5 июня 2026 г. в 10:47:05.862
Казанның 161нче мәктәбе психологы, татар теле укытучысы Гөлназ Сабирова белән балаларның имтиханнар чорында күңел халәте, аларны тынычландыру юллары, ата-аналарның үз-үзләрен дөрес тотышы турында әңгәмә кордык. - Гөлназ Насыйбулловна, балалар өчен җаваплы, җитди көннәр җитте. Психолог буларак сезгә нинди борчулар белән киләләр? - Имтихан, имтихан инде ул. Бик тыныч балаларда да каушау сизелә. Вариантлар күп бит, үзләштереп бетерә алмабыз дип куркалар, шуңа күрә, уку тәмамланганчы, төрле тренинглар уздырдык. Дөрес сулыш алымнарын кабатладык. Дүрткә кадәр санап, сулыш алабыз, аннары дүрткә кадәр санап пауза, кабат дүрткә кадәр санап, ярымачык авыз белән тулысынча чыгарырга кирәк. Күзләрен йомдырып, тыныч кына музыка куеп, кош, диңгез тавышлары тыңлатып, яраткан урыннарын күз алдына китереп, укучылар белән шундый күнегүләр ясадык. Аннары шәм яндырып, матур теләкләр теләп, бер-берсенә җибәрделәр. Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров Тулырак: "Мөслим-информ" сайтында танышырга мөмкин

