Мөслимнең "Курай" паркында бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкинның туган көне уң... — 11 июня 2026 г. в 12:39:21.920
Мөслимнең "Курай" паркында бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкинның туган көне уңаеннан тематик чара үткәрелде. “Пушкин әкиятләре битләре буйлап” исемләнгән чараны район мәгариф бүлеге белән берлектә рус теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмәсе оештырды. Чарада мәктәп яны лагерьларына йөрүче балалар да кунак булып чакырылды. Балалар бөек рус шагыйре А.С. Пушкинның мәшһүр әкиятләре белән таныштылар, геройлар һәм аларның гамәлләре турында үз фикерләре белән уртаклаштылар. Дүрт мәйданчыкта мастер-класслар да эшләде. Балалар бик теләп үзләренең яраткан әсәрләре буенча персонажлар ясады, яраткан персонажларны буяу, мөгаен, иң кызыклы мизгелләрнең берсе булгандыр. Лилия Шәймиева репортажы: https://vk.com/album-78072920_311215924 #Мөслим_мәгарифе

