Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышла... — 11 июня 2026 г. в 11:06:59.670
Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышланган һәм Татарстан Республикасында Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы уңаеннан балалар рәсеме һәм плакаты буенча республика бәйгесе үткәрде. Бәйгегә Татарстанның төрле район һәм шәһәрләреннән 1100дән артык эш тәкъдим ителде. 3 яшьтән 17 яшькә кадәрге яшь рәссамнар берничә яшь категориясендә һәм әзерлек дәрәҗәсе буенча көч сынашты. Әлеге бәйгедә Мөслим «Кояшкай» балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче Данияр Ногманов I урынны яулады. Данияр Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясенең дипломы һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде. Даниярга киләчәктә дә иҗади уңышлар, илһам һәм яңадан-яңа казанышлар телибез! Фото - "Кояшкай" балалар бакчасыннан. #Мөслим_мәгарифе

