Бүген безгә "Балачак" кунакка килде. — 17 июня 2026 г. в 17:24:19.276
Бүген безгә "Балачак" кунакка килде. Әйе, әйе, Мөслим гимназиясендә эшләүче "Балачак" мәктәп яны лагерена йөрүче балалар бүген редакциягә экскурсиягә килде. 80 бала коллектив эшчәнлеге белән танышты, кайберләре үзләрен диктор буларак та сынап карады. Без ышанабыз: бу балаларның кайберләре, һичшиксез, без сайлаган кызыклы һөнәр юлыннан китәр. Тулырак - Гөлназ Җәлилова әзерләгән видероликта. #Татмедиа

