«Уңыш-2026»: иң күп ашлыкны кем җыйган? — 3 сентября 2026 г. в 13:15:58.061
«Уңыш-2026»: иң күп ашлыкны кем җыйган? Урып-җыю кампаниясе дәвам итә. Хуҗалыкларда комбайннар тәүлек әйләнәсенә диярлек эшли, ә механизаторлар арасында иң югары күрсәткеч өчен үзара ярыш бара. 3 сентябрьгә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннннән алынган мәгълүмат буенча, Мөслим районында ашлык суктыруда иң югары нәтиҗәләргә «Туган як» агрофирмасы механизаторлары ирешә. Илнар Сөләйманов — 4123 тонна Әбүләес Морзаханов — 3910 тонна Рөстәм Ильясов — 3577 тонна Бу күрсәткечләр механизаторларның югары җитештерүчәнлеген һәм урып-җыю чорында техниканы нәтиҗәле файдалануын күрсәтә. Башка хуҗалыклар арасында «Август-Мөслим» агрофирмасы механизаторы Динар Муллин аерылып тора. Ул бүгенге көнгә ул 2201 тонна ашлык суктырган. «Полесье 1218» комбайннарында эшләүчеләр арасында иң югары нәтиҗәләр шулай ук «Туган як» агрофирмасы механизаторларында: Сирин Хуҗин — 3297 тонна Евгений Үтәгәнов — 2514 тонна Руслан Вәлиев — 1884 тонна «Акрос» комбайннарында эшләүче механизаторлар арасында беренче урынны "Исламова И.З." КФХ вәкиле Игорь Петров яулый. Аның күрсәткече — 1848 тонна. Фәнис Минһаҗев — 1819 тонна Рөстәм Шәйморатов — 1778 тонна Урып-җыю эшләре дәвам итә. Димәк, алдынгылар исемлеге әле үзгәрергә мөмкин. Механизаторлар өчен һәр көн — яңа күрсәткеч, ә кырларда һәр тонна уңышның кадере зур. Фәридә Гайнетдинова фотосы. #авыл_хуҗалыгы

