Бөтенроссия «XXI гасыр яшь техниклары» фәнни-техник иҗат конкурсына йомгак ясалды. Конк... — 23 июня 2026 г. в 14:30:00.585
Бөтенроссия «XXI гасыр яшь техниклары» фәнни-техник иҗат конкурсына йомгак ясалды. Конкурс нәтиҗәләре буенча "Офык" мәктәптән тыш эшләр үзәгендә шөгыльләнүче яшь инженерлар һәм аларның остазы Аяз Бәдртдинов югары нәтиҗәләргә иреште. «Робототехника, автоматика һәм интеллектуаль системалар» номинациясендә (10–13 яшьлекләр төркеме): I дәрәҗә дипломантлар: Илназ Харисов — «“Светлячок” калкавыч-роботы» проекты (авыл хуҗалыгы һәм әйләнә-тирә мохитне саклау өчен проектлар номинациясе); Аида Нәбиуллина — «Робот-кош» проекты (сәнәгать һәм көнкүреш хезмәте өчен проектлар номинациясе). II дәрәҗә дипломант: Булат Нәбиев — «Җир өсте робосветофоры һәм роботлаштырылган автомобиль төзү һәм эксплуатацияләү» проекты (сәнәгать һәм көнкүреш хезмәте өчен проектлар номинациясе). Әлеге казанышлар укучыларның техник иҗат өлкәсендәге сәләтләрен, тырышлыгын һәм аларны әзерләгән остазның югары һөнәри осталыгын ачык күрсәтә. Быелгы конкурста Россиянең 41 төбәгеннән 457 катнашучы көч сынашуы әлеге җиңүләрнең әһәмиятен тагын да арттыра. Аяз Камилевичны һәм аның талантлы шәкертләрен чын күңелдән котлыйбыз! Алдагы эшчәнлекләрендә яңадан-яңа уңышлар, кыю идеяләр һәм зур җиңүләр телибез. Фотолар - мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән. #Мөслим_мәгарифе

