Мөслим туган якны өйрәнү музее җәй айларында кунаклардан өзелеп тормый. Шушы көннәрдә м... — 8 июля 2026 г. в 07:01:48.987
Мөслим туган якны өйрәнү музее җәй айларында кунаклардан өзелеп тормый. Шушы көннәрдә музейда "Татарстан" волонтерлар группасы булды. “Актүбә, Азнакай, Теләнче Тамак кебек ут күршеләребез бик ошатып киттеләр. Якты, матур залларыбыз, төрле экспонатларыбыз аларга хуш килде. Экскурсия азагында зур рәхмәтләр җиткерде алар безгә. Башкортстаннның Бакалы районыннан килгән кунакларыбыз үзгә иде. Сугыш кырларыннан яраланып кайткан егетебез гаиләсе белән музеебызның "Хәтер" залына дип махсус килгән. Чечнядан исән-сау кайтсам да, әлеге сугышта бер аягымны өздерергә туры килде дип ачынып сөйләде ул. Шулай да, исән кайтуына, гаиләсе белән бергә булуына куанып бетә алмый. Азнакай шәһәреннән килгән бер төркем өлкәннәр белән очрашу аеруча күңелле узды. Ветераннар үзләре белән җыр-моң, күтәренке кәеф алып килгән иделәр. Чәчәкле Мөслимебезгә, якты, матур залларыбызга мөкиббән китте алар. Кабат очрашырга теләк белдереп китте өлкәннәребез”, - дип хәбәр итәләр безгә музейдан. Фотолар - Мөслим туган якны өйрәнү музееннан. #мәдәният

