Мәктәптән тыш эшләр үзәге педагоглары «Урман иле» лагеренда ял итүче балалар өчен нард ... — 8 июля 2026 г. в 06:23:13.153
Мәктәптән тыш эшләр үзәге педагоглары «Урман иле» лагеренда ял итүче балалар өчен нард уены буенча мастер-класс уздырды. Алар балаларны борынгы акыл уенының кагыйдәләре белән таныштырды, стратегия төзү һәм фишкаларны дөрес хәрәкәтләндерү серләрен ачты. Мастер-класста балалар логик фикерләү, игътибар һәм сабырлык кебек сыйфатларны үстерделәр. Фото - мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән. #Мөслим_мәгарифе

