Әмир Дәүләтшин республикакүләм хөрмәтләү тантанасында катнашты — 17 июля 2026 г. в 06:57:27.486
Әмир Дәүләтшин республикакүләм хөрмәтләү тантанасында катнашты Татарстан – бердәм дәүләт имтиханында 100 балл җыючылар саны буенча Россия төбәкләре арасында алдынгылар рәтендә! Быел республикабызда 408 чыгарылыш сыйныф укучысы 460 тапкыр 100 балл нәтиҗәсе күрсәтте. Бу хакта Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин "Корстон"да ике һәм өч фән буенча 200 һәм 300 балл җыйган чыгарылыш сыйныф укучылары белән узган очрашуда хәбәр итте. Әлеге тантанада математика һәм физика фәннәре буенча имтиханнарда 200 баллык нәтиҗә күрсәткән Мөслим гимназиясе укучысы Әмир Дәүләтшин дә катнашты. Очрашу ахырында Илсур Һадиуллин укучыларга һәм аларның әти-әниләренә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды. Фотолар - ТР Мәгариф һәм фән министрлыгыннан һәм Әмир Дәүләтшиннең шәхси архивыннан. #Мөслим_мәгарифе