Тышта кар койма тигезлегенә житкән, урамда суык, ә без, бертөркем бала-чага, Мәдинә тав... — 16 июля 2026 г. в 17:30:02.387
Тышта кар койма тигезлегенә житкән, урамда суык, ә без, бертөркем бала-чага, Мәдинә тавына чана шуарга барабыз. Сикертмәле тауда бик рәхәтләнеп, шау-гөр килеп чана шуабыз. Тау астыннан гына, кайнап, чишмә чыгып утыра иде. Өстеннән пар чыга, кырыенда кар өеме, ә суы катмый. Чишмә янына килеп, аны карыйм дип иелсәм – шаккаттым: су астында ямь-яшел үсемлекләр үсә. Бу күренеш миңа гаҗәеп тоелды: тышта 25 градус суык бит! Кулымны суга тыгып, үсемлекләрне өзеп алдым. Су җылы иде! Ул вакытта миңа 6-7 яшьләр булгандыр. Үләннәрне пәлтәм эченә тыктым да өйгә йөгердем. Өйгә кайтып керү белән аларны әниемә суздым. Әниемнең: “Ии, минем яшел натуралистым”, – дип кочып алганы бүген дә иң бәхетле мизгел булып күз алдымда саклана. Тулырак - vk.ru/@musluminform-chchklre-d-kele-d-matur

