Августтан кайбер пенсионерларга түләүләр артачак — 16 июля 2026 г. в 16:30:02.043
Августтан кайбер пенсионерларга түләүләр артачак Август аеннан пенсионерларның берничә категориясе өчен пенсияләр һәм өстәмә түләүләр яңадан исәпләнәчәк. Кемнәр өстәмә акча алачак? июль аенда 80 яшь тулган пенсионерлар; I төркем инвалидлар; эшләүче пенсионерлар; тупланма пенсия алучылар; Ерак Төньяк яки авыл хуҗалыгы стажы булган пенсионерлар; элеккеге очучылар һәм күмер сәнәгате хезмәткәрләре. Эшләүче пенсионерларга пенсия 2025 ел өчен түләнгән иминият кертемнәрен исәпкә алып яңадан исәпләнәчәк. Тупланма пенсияләр – 17,3%, вакытлы пенсия түләүләре 19,3% артачак. Июльдә 80 яшь тулган пенсионерларга билгеләнгән түләү икеләтә артачак, шулай ук аларны караган өчен айлык өстәмә түләү дә каралган. I төркем инвалидлар, шулай ук озак еллар Ерак Төньякта яки авыл хуҗалыгында хезмәт куйган пенсионерлар өчен дә өстәмә түләүләр билгеләнә. Фото - "Татар-информ".

