Ташкабактан рулет — 16 июля 2026 г. в 11:56:01.261
Ташкабактан рулет Җәйге табын өчен җиңел, туклыклы һәм матур ризык эзлисезме? Бу ташкабак рулеты кунакларны да, якыннарыгызны да сөендерер! Кирәк булачак: • 1 уртача ташкабак (400–500 г) • 100 г каты сыр • 3 йомырка • 2 аш кашыгы майонез • Тоз, кара борыч Эчлек өчен: • 200 г краб таякчыклары • 4 пешкән йомырка • 2–3 аш кашыгы майонез • 1–2 тырнак сарымсак Әзерләү тәртибе: Ташкабакны угычтан чыгарып, артык суын сыгыгыз. Йомырка, майонез, угычтан чыгарылган сыр, тоз һәм борыч кушып болгатыгыз. Катнашманы пергамент җәелгән табага тигезләп салыгыз һәм 180°С температурада 20–30 минут пешерегез. Пешкән җәймәгә майонез белән болгатылган сарымсак сөртегез. Краб таякчыкларын һәм пешкән йомыркаларны ваклап турап, майонез белән болгатыгыз. Эчлекне җәймә өстенә тигезләп җәегез, рулет итеп төрегез һәм 1–2 сәгатькә суыткычка куегыз. Суыткач, 1,5–2 см калынлыктагы кисәкләргә бүлеп, укроп яки петрушка белән бизәп, табынга чыгарыгыз. Тәмле булсын! Ә сез ташкабактан нинди ризыклар әзерлисез? Комментарийларда языгыз! Наилә Нәбиева фотолары. #тәмлетамак #аш_су

