#бүген_Мөслимдә — 25 июля 2026 г. в 12:59:51.418
#бүген_Мөслимдә Иртәгә илебездә Хәрби диңгез флоты көне билгеләп үтелә. Бүген Мөслимнең мемориаль комплексында бу чара зурлап оештырылды. Район башлыгы Альберт Хуҗин Ватан каршындагы хәрби бурычларын диңгез флоты белән бәйле булган гаскәрләрдә хезмәт итеп үтәгән райондашларыбызны бәйрәмнәре белән тәбрик итте. Чара ахырында ветераннарга юбилей медальләре тапшырылды, Хәрби диңгез флоты геройлары бер минут тынлык белән искә алынды, чарада катнашучылар алар истәлегенә һәйкәлгә чәчәкләр салдылар. 📸 Гөлназ Җәлилова фотолары һәм видеолары.

