#иминлек — 25 июля 2026 г. в 12:20:25.085
#иминлек Казан пенсионеркасын телефон аша алдаганнар. Аферистлар хатын-кызга йөрәкне бушлай тикшертү (УЗИ) мөмкинлеге турында хәбәр итеп, медицина кабул итүенә теркәлү өчен СМС-хәбәрдән килгән кодны атарга күндергәннәр. Шуннан соң мошенниклар үзләренең стандарт сценарийларын кулланган: ханымны Украинага ярдәм күрсәткән дип гаепләп куркытырга тотынганнар. Үзенең закон бозмавын раслау өчен, аңа фатирындагы барлык акчаларын «махсус экспертиза» ясату өчен биреп җибәрергә туры килгән. Бу процедураны уздыру сылтавы белән, пенсионер хатын зур күләмдәге сумманы курьерга тапшырып җибәргән. Фото: Татар-информ

