30 июль – Халыкара дуслык көне! — 30 июля 2026 г. в 14:30:03.095
30 июль – Халыкара дуслык көне! Дуслык – ул еллар узса да өзелми торган җеп. Авыр чакта терәк булучы, шатлыгыңны уртаклашучы, бер сүздән аңлаучы кеше – чын дус. Дуслар белән үткәргән һәр мизгел күңелдә җылы хатирә булып саклана. Алар янәшә булганда тормыш тагын да матуррак, ә авырлыклар җиңелрәк тоела. Бүген якын дустыгызга шалтыратыгыз, хәбәр языгыз яки рәхмәт сүзләре әйтегез. Кайчак бер җылы сүз дә кешенең көнен яктырта ала. Халыкара дуслык көне белән! Дуслыгыгыз нык, ихлас һәм озын гомерле булсын! Ә сезнең иң якын дустыгыз белән күптәннән танышмы? Комментарийларда языгыз яки аны билгеләп үтә аласыз. Фото - ясалма фәһем. #календарьда_дата

