29 июль – Халыкара юлбарыс көне! — 29 июля 2026 г. в 13:00:10.343
29 июль – Халыкара юлбарыс көне! Бүген Җир шарындагы иң мәһабәт һәм көчле ерткычларның берсе – юлбарысларны саклау көнен билгеләп үтәләр. Бу дата 2010 елда юлбарыслар санын арттыруга игътибар җәлеп итү максатыннан гамәлгә кертелгән. Юлбарыс турында кызыклы фактлар: Һәр юлбарыс – уникаль хайван. Кешенең бармак эзләре кебек, юлбарысларның сырлары да кабатланмый. Алар бик яхшы йөзә. Күп кенә мәчеләрдән аермалы буларак, юлбарыслар судан курыкмый һәм берничә километрга кадәр йөзә ала. Иң зур кыргый мәче булып санала. Олы яшькә җиткән Амур юлбарысының авырлыгы 300 килограммнан да артырга мөмкин. Ялгыз тормышны ярата. Юлбарыслар, гадәттә, ауга ялгыз чыгалар, ялгыз яшиләр дә. Төнлә дә яхшы күрә. Аларның төнге күрү сәләте кешенекеннән якынча алты тапкыр көчлерәк. Табигать өчен мөһим. Юлбарыслар – азык чылбырының иң югары баскычында торучы ерткычлар. Алар урман экосистемасындагы табигый тигезлекне сакларга ярдәм итә. Бүген дөньяда юлбарысларның саны узган гасыр белән чагыштырганда күпкә кимегән. Шуңа күрә аларны һәм аларның яшәү мохитен саклау – һәркемнең уртак бурычы. Ә сезнең чын юлбарысны үз күләрегез белән күргәнегез бармы? Комментарийларда языгыз!

