«Август-Мөслим» агрофирмасы кукуруз мәйданнарын арттыра — 29 июля 2026 г. в 08:22:10.741
«Август-Мөслим» агрофирмасы кукуруз мәйданнарын арттыра Быел «Август-Мөслим» агрофирмасы бөртек өчен үстерелә торган кукуруз мәйданнарын 3673 гектарга кадәр җиткерде. Бүгенге көндә басуларның торышы бик яхшы, игеннәр мул уңыш бирергә әзерләнә. Белгечләр фаразлавынча, кукуруз уңышы гектарыннан 80 центнер дәрәҗәсендә көтелә. Бу күрсәткеч язгы бөртекле культураларның уртача уңышыннан да югарырак. Кукуруз бөртеге — мөгезле эре терлекләр өчен кыйммәтле һәм туклыклы азык. Элек бу төр азык тулысынча читтән сатып алынса, хәзер агрофирма аны үз көче белән җитештерүгә юнәлеш алды. Бу мөһим проект авыл хуҗалыгы үсешенә, терлекчелек тармагын ныгытуга зур өлеш кертә. Фотода - район башлыгы Альберт Хуҗин агрофирма басуларында. #АвгустМөслим #МөслимРайоны #авыл_хуҗалыгы #Уңыш2026

