Пушкин паркы яңарыш кичерде — 7 августа 2026 г. в 10:41:58.506
Пушкин паркы яңарыш кичерде Пушкин паркы - Мөслимдә төзекләндерелгән иң беренче парк. Хөкүмәт программасы ярдәмендә әлеге парк 2025 елда яңартыла башлады. Быел да биредә күләмле эшләр башкарылды. Киләсе елда парк тулысынча яңартылып бетәчәк. Аннан соң "Курай" паркы да төзекләндерелер дип көтелә. Паркта балалар өчен өчен бик күп уен җиһазлары урнаштырылган. Аның балалар бакчасына якын булуы тагын да уңайлы. "Карлыгач" хезмәткәрләре биредә һәрдаим тәртип булдыруда зур өлеш кертә. Паркны "Мост" җәмгыяте төзекләндерде. Гөлназ Җәлилова видеосы. #Татмедиа #Мөслиминформ #инфраструктура

