Мөслим районында кышка азык запасы туплана — 7 августа 2026 г. в 10:00:01.679
Мөслим районында кышка азык запасы туплана Район хуҗалыкларында терлекләрне кышлату өчен азык әзерләү дәвам итә. 2026 елның 7 августына әзерләнгән азык күләме (район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүмат буенча): Печән – 20 517 тонна; Сенаж – 17 496 тонна; Салам – 1 147 тонна (6 687 рулон). Әзерләнгән азык запасы кышлату чорында терлекчелек тармагын өзлексез тәэмин итүгә һәм сөт җитештерү күләмен тотрыклы саклап калуга хезмәт итә. Фото - район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән. #авыл_хуҗалыгы

