«Каршы як полоса»: куркыныч кагыйдә бозу нинди аяныч нәтиҗәләргә китерә? — 23 августа 2026 г. в 13:00:01.061
«Каршы як полоса»: куркыныч кагыйдә бозу нинди аяныч нәтиҗәләргә китерә? Быел гына да шундый кагыйдә бозу аркасында 58 кешенең гомере өзелгән. 13 августтан республикада “Каршы як полоса” операциясе старт алды. “Быел 7 ай эчендә республика юлларында каршы як хәрәкәт полосасына чыгу белән бәйле 112 юл-транспорт фаҗигасе теркәлгән, аларда 58 кеше һәлак булган һәм 172 кеше төрле җәрәхәтләр алган. Кагыйдәне бозып, каршы як полосага чыккан өчен 7500 сум штраф яки 4 айдан 6 айга кадәр транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү каралган. Кагыйдә бозу икенче мәртәбә теркәлсә, транспорт белән идарә итү хокукы 1 елга чикләнә. Машина йөртү таныклыгын кире алу өчен кабат имтихан тапшырырга туры киләчәк”, – дип хәбәр итә районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов. Фото: Татар-информ

