Бәрәңге кабыгын карлыган төбенә ничек кертергә: чи килешме, пешерепме, киптерепме, яисә... — 23 августа 2026 г. в 15:00:02.294
Бәрәңге кабыгын карлыган төбенә ничек кертергә: чи килешме, пешерепме, киптерепме, яисә төнәтмә ясапмы? Кипкән бәрәңге кабыгы бик тиз таркалып, карлыганны файдалы микроэлементларга баета. Пешкән кабыкта фитофтора калмый, ә бу – бик мөһим. Кабыкны чи килеш кенә туфракка күмеп куярга ниятләсәгез, һич югында аны кайнар су белән пешекләп алыгыз. Ә инде ашламаны болай әзерлиләр. Кайнап торган бер чиләк суга 1 литрлы банкага тутырылган бәрәңге кабыгы салып, 3 көн тоталар. Минераль матдәләргә, крахмал һәм витаминнарга бик бай туклыклы катнашма килеп чыга. Аны һәр куак төбенә 3әр литр исәбеннән сибеп чыгалар. Зөһрә Солтанова фотосы Чыганак: 1001 киңәш төркеменнән

