🏘️ Мөслим районы авылларында халык җыеннары дәвам итә — 28 августа 2026 г. в 07:48:19.661
🏘️ Мөслим районы авылларында халык җыеннары дәвам итә Мөслим районының авыл җирлекләрендә халык җыеннары дәвам итә. Кичә, 27 августта, җыеннар Әмәкәй һәм Октябрь авыл җирлекләрендә узды. 📌 Очрашулар барышында авыл җирлекләре башлыклары агымдагы елның беренче 8 аенда башкарылган эшләр турында хисап тотты, авылларның социаль-икътисади үсеше, төзекләндерү һәм башка мөһим мәсьәләләр турында сөйләде. 🤝 Район җитәкчелеге тарафыннан район тормышындагы мөһим үзгәрешләр һәм яңалыклар турында мәгълүмат җиткерелде. Җыенда катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларны биреп, аларга җаваплар алдылар. 💬 Халык белән ачык аралашу — авылларны үстерүдә мөһим адым. Мондый очрашулар проблемаларны уртага салып сөйләшергә, тәкъдимнәрне ишетергә һәм алга таба эш юнәлешләрен билгеләргә мөмкинлек бирә. Фотолар - раойн хакимиятенең матбугат хезмәтеннән.

