«Татарстан халыкларының чәй традицияләре» мастер-классы — 28 августа 2026 г. в 06:47:48.318
«Татарстан халыкларының чәй традицияләре» мастер-классы Олы Чакмак төп мәктәбенең «Тылсым» волонтёрлар отряды Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында тәрбияләнүчеләр өчен «Татарстан халыкларының чәй традицияләре» дип исемләнгән мастер-класс үткәрде. Чара барышында укучылар төбәгебездә борынгыдан ук кулланылган үләннәрнең файдалы үзлекләре турында сөйләделәр, һәр катнашучыга чәй бәйләмнәре әзерләргә булыштылар, районыбызда үсә торган шифалы үләннәр белән таныштырдылар. Шулай ук балалар август аенда туган көннәрен билгеләп үтүче әби-бабайларга бүләкләр әзерләгәннәр. Татлы күчтәнәчләр өлкәннәрнең күңелләренә җылы нур өстәде. Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортына яшәүчеләр яшь волонтёрларга бүләкләре, игътибарлы һәм кайгыртучан булулары өчен ихлас рәхмәтләрен белдерделәр. Әлеге игелекле эшләрне оештырган, балаларны «изгелек юлы»ннан алып барган остазлары Миннур Нәгыймова һәм Инзилә Шакировага да рәхмәтләрен җиткерделәр. Фотолар - Олы Чакмак төп мәктәбеннән. #өлкән_буын #Мөслим_мәгарифе

