Мөслим балалар сәнгать мәктәбе дә яңа уку елына да старт бирде: биредә Белем көненә баг... — 3 сентября 2026 г. в 12:40:17.118
Мөслим балалар сәнгать мәктәбе дә яңа уку елына да старт бирде: биредә Белем көненә багышланган тантана узды. Тамашачылар игътибарына төрле бүлекләрдә белем алучы балаларның чыгышлары тәкъдим ителде. Концерт барышында котлау сүзләре дә яңгырады. Яңа уку елы башлану белән укучыларны һәм әти-әниләрне район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Марина Бәдретдинова, сәнгать мәктәбе директоры Айгөл Фәттахова тәбрикләделәр. Фотолар – сәнгать мәктәбеннән. #мәдәният

