Балалар иминлеге — барыбызның да җаваплылыгы! — 14 сентября 2026 г. в 07:15:36.396
Балалар иминлеге — барыбызның да җаваплылыгы! Мәгариф оешмаларында узучы Иминлек айлыгында укучылар белән мөһим профилактик очрашулар дәвам итә. Бу көннәрдә балалар белән районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов әңгәмә уздырды. Әңгәмә барышында юлларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, аеруча байк, скутер, мотоцикл һәм самокатлар белән куркынычсыз хәрәкәт итү турында сөйләштеләр. Район мәгариф идарәсеннән алынган мәгълүмат буенча, Ф. Мәгъданов яшүсмерләргә һәм ата-аналарга мөһим мәсьәләләрне аңлатты: Ата-аналар җаваплылыгы. Баланың иминлеге өчен иң элек өлкәннәр җаваплы. Үсмергә тиешле таныклыгы булмыйча көчле техника сатып алу җитди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Кагыйдә бозуның нәтиҗәләре. Юлдагы бер генә уйламыйча ясалган гамәл дә авыр җәрәхәткә, хәтта фаҗигагә китерергә мөмкин. Моннан тыш, кагыйдә бозучылар өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы да каралган. Самокатлар һәм башка шәхси мобильлек чаралары. Электросамокат, моноколесо һәм башка шундый транспорт чараларын кайда һәм ничек кулланырга, нинди тизлек сакларга кирәклеге турында да сөйләштеләр. Шлемның да матур аксессуар гына түгел, ә тормышны саклаучы мөһим чара икәненә басым ясалды. "Очрашу җанлы һәм эчтәлекле узды. Укучылар белгечне игътибар белән тыңлады, сораулар бирде. Чөнки сүз һәркемгә кагыла торган — үз тормышың һәм сәламәтлегең өчен җаваплылык турында бара", – диелә хәбәрдә. Хөрмәтле ата-аналар! Балаларыгызның буш вакытын контрольдә тотыгыз, алар белән юлдагы куркынычсызлык кагыйдәләре һәм уйламыйча кылынган гамәлләрнең нәтиҗәләре турында сөйләшегез. Бер мизгеллек «батырлык» сәламәтлеккә һәм киләчәккә зыян китерергә тиеш түгел! Фотолар – район мәгариф идарәсеннән. #Мөслим #МөслимИнформ #ИминлекАйлыгы #БалаларИминлеге #иминлек

