14 сентябрьдән 15 сентябрьгә каршы төндә Мөслим районының Игенче авылы янында машина ян... — 15 сентября 2026 г. в 11:52:43.417
14 сентябрьдән 15 сентябрьгә каршы төндә Мөслим районының Игенче авылы янында машина яну очрагы булды. "Авыл чишмәсе янында эшләп утырган җиңел машинага ут каба. Янгынның сәбәбе – транспорт чарасы механизмы узелларының төзексезлеге. Машина тулысынча янып бетте”, – дип хәбәр итте Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы Вильям Тайбактин. Вильям Тайбактин фотосы. #иминлек

