Мөслим районы оешмаларында һәм бүлекләрендә берничә яңа җитәкче билгеләнде. Яңа вазифал... — 15 сентября 2026 г. в 10:08:19.763
Мөслим районы оешмаларында һәм бүлекләрендә берничә яңа җитәкче билгеләнде. Яңа вазифаларга билгеләнүчеләр: Хуҗина Лилия Ләздәт кызы — мәдәният бүлеге җитәкчесе; Газетдинова Чулпан Фәнис кызы — эшмәкәрлекне үстерү һәм инвестицияләр җәлеп итү секторы җитәкчесе; Биккинина Гөлназ Малик кызы — гомуми бүлек җитәкчесе; Шаймурзина Алсу Илдар кызы — Мөслим районы административ комиссиясенең баш белгече. Яңа җитәкчеләргә җаваплы эшләрендә уңышлар, яңа казанышлар һәм нәтиҗәле хезмәт телибез!

