«Август-Мөслим» кырларында кукуруз уру тулы куәтенә бара! — 29 сентября 2026 г. в 10:43:02.077
«Август-Мөслим» кырларында кукуруз уру тулы куәтенә бара! Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматка караганда, хуҗалыкта бүгенге көнгә 68 гектар кукуруз җыеп алынган, 742 тонна суктырылган. Уртача уңыш гектарыннан 110 центнер тәшкил итә. Бу терлек азыгы әзерләү технологиясе кукурузны гадәттәгедән иртәрәк — балавыз өлгерү фазасында, дымлылыгы 35 проценттан артмаган вакытта җыеп алырга мөмкинлек бирә. Нәтиҗәдә маллар өчен сыйфатлы һәм туклыклы азык әзерләнә. Эшләр 4300 гектар мәйданда башкарыла. Басуда ике комбайн эшли: берсе — Jaguar, ул кукуруз чәкәннәрен изә, икенчесе — Xerion — массаны ваклап, турыдан-туры бункерга тыгызлый. Вакланган кукуруз массасы "Үрәзмәт" сөтчелек комплексы мәйданчыгына китерелеп, өстәмә транспортировкасыз консервацияләнә. Ике айдан соң ул терлекләр өчен кулланырга тулысынча әзер булган сыйфатлы азыкка әверелә. Фото – район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән. #МөслимИнформ #АвгустМөслим #Кукуруз #УрыпҖыю #АвылХуҗалыгы