Шуганкада — көзге өмә — 29 сентября 2026 г. в 10:12:08.669
Шуганкада — көзге өмә Узган ялларда Шуганка авылы зиратында көзге өмә узды. Изге эшкә авыл халкы бердәм булып җыелып, зират территориясен тәртипкә китерде. «Кечкенә генә авылыбызда шулкадәр кеше җыелу — үзе бер күркәм күренеш. Авыл халкы шундый бердәм булып эшләде. Өмәдән соң зиратыбыз чистарып, яктырып калды. Изге эштә катнашучыларның барысына да бик зур рәхмәт!» — дип хәбәр итәләр Шуганка авылы мәдәният йортыннан. Бердәмлек һәм хөрмәт белән башкарылган мондый эшләр авылның матурлыгын гына түгел, кешеләр арасындагы җылылыкны да арттыра. Ә сездә өмәләр башландымы әле? Фото – Шуганка авылы мәдәният йортыннан. #МөслимИнформ #Шуганка #Өмә #Бердәмлек