Татарстанның иң өлкән кешесенә — 107 яшь! — 1 октября 2026 г. в 10:32:11.286
Татарстанның иң өлкән кешесенә — 107 яшь! Ютазы районында яшәүче Мөхтәрәмә Хәйретдиновага 107 яшь тулган. Ул — Татарстанның иң өлкән кешесе. Республикабызның иң өлкән яшьтәге кешеләр исемлегендә шулай ук Алабуга районыннан Клавдия Пустобаева һәм Питрәч районыннан Александр Липатов бар. Аларга — 107 һәм 106 яшь. Озын гомер, нык сәламәтлек һәм якыннарының җылысын тоеп яшәүләрен телибез!
200 просмотров