🌿 Тормышның авыр мизгелләрендә үз-үзеңә кабатларга кирәк булган 5 җөмлә
🌿 Тормышның авыр мизгелләрендә үз-үзеңә кабатларга кирәк булган 5 җөмлә Кайчак тормыш безне көтмәгәндә сынаулар алдына куя. Бер мизгелдә аяк астындагы җир убылгандай була, күңелне борчу, курку, өметсезлек биләп ала. Мондый чакта тынычлык сакларга, булган хәлне кабул итәргә һәм үзебездә яңадан көч табарга өйрәнү мөһим. Авыр вакытларда үз-үзеңә шушы биш җөмләне кабатла. Бәлки, нәкъ менә алар сиңа алга таба атларга ярдәм итәр. ❤️ 1️⃣ «Минем бераз елап алырга хакым бар». Син һәрвакыт көчле булып күренергә тиеш түгел. Күңелең тулса — ела, арысаң — ял ит. Хисләреңне эчкә җыю мәҗбүри түгел. Кайчак күз яшьләре дә җанга җиңеллек бирә. Иң мөһиме — бүгенге авырлыкларның синең бөтен тормышың түгеллеген онытма. 2️⃣ «Авырлыкларны җиңеп чыгарга мин иң элек үземә үзем ярдәм итә алам». Син уйлаганнан күпкә көчлерәк. Күңелеңдә әле үзең дә белеп бетермәгән сабырлык, чыдамлык һәм эчке көч бар. Якыннарыңның ярдәме бик мөһим, әмма үз-үзеңә ышану да - зур таяныч. Кечкенә генә адымнардан башла, алар да сине алга алып бара. 3️⃣ «Мин вакыйгаларның күбесенә тәэсир итә алмыйм, ләкин аларга мөнәсәбәтемне үзгәртә алам». Тормышта безгә бәйле булмаган хәлләр дә күп. Барысын да контрольдә тотып булмый. Әмма булган хәлгә ничек каравыбызны хәл итә алабыз. «Мин булдыра алмыйм» дип үзеңне туктатма. «Мин моны ничек тә җиңеп чыгарга тырышачакмын» дип әйтеп кара. Кайчак нәкъ менә шушы фикер яңа мөмкинлекләрне күрергә ярдәм итә. 4️⃣ «Бу да үтәр». Бу — авыр чакта үз-үзеңә әйтә алырлык иң гади һәм иң кирәкле сүзләрнең берсе. Күңелне телгәләгән кайгы да, борчыган мәсьәләләр дә мәңгелек түгел. Бүген чыгу юлын күрмәсәң дә, иртәгә хәлләр башкача булырга мөмкин. Үзеңә вакыт бир. Бүген бөтен проблемаларны хәл итү мәҗбүри түгел. Бер көдә — бер адым. Вакыт узар, күңел тынычланыр, син яңадан елмаерсың. 5️⃣ «Бәлки, бүген аңлашылмаган нәрсәнең иртәгә үз сәбәбе ачылыр». Тормышта барысы да без теләгәнчә генә бармый. Кайчак планнарыбыз җимерелә, көткән өметләребез акланмый. Ләкин бүген уңышсызлык булып күренгән хәлнең киләчәктә нинди нәтиҗәгә китерәчәген без белмибез. Әлбәттә, һәр авырлыкның яхшыга илтүен беркем дә гарантияли алмый. Әмма һәр хәлдән сабак алырга, яңа юл эзләргә һәм яңадан башларга мөмкин. Иң мөһиме — өметне югалтмау. 💚 Онытма: синең хәзерге халәтең — бөтен тормышың түгел. Авыр көннәрдә үзеңә карата мәрхәмәтле бул. Син дә ял итәргә, ярдәм сорарга, еларга һәм яңадан башларга хокуклы. Ә син авыр вакытларда үзеңә нинди сүзләр әйтәсең? Күңелеңне күтәрә торган, көч бирә торган үз сүзләрең бармы? 💬 Комментарийларда уртаклаш — бәлки, синең фикерең нәкъ хәзер ярдәмгә мохтаҗ кешегә көч бирер. ❤️ Фото - ясалма фәһем. #ТормышДәресләре #Илһам #ПозитивФикерләр #КүңелКөче