– Безнең агрофирма Татарстанда беренчеләрдән булып техник киндер үстерә һәм эшкәртә баш...
– Безнең агрофирма Татарстанда беренчеләрдән булып техник киндер үстерә һәм эшкәртә башлады. Завод бер көндә киндердән 2 тонна чимал әзерли. Сүсләр брикетлана һәм складка җибәрелә. Аны Кытайга сатарга планлаштырабыз. Киндердән кием, диңгез арканнары һәм трослар ясала. Бу эшкә җирле фермерларны да җәлеп иттек. Бер кырдан ике мәртәбә “уңыш алабыз”: көзен – киндер орлыгы, ә язын биеклеге 3 метрга кадәр җитүче үсемлекнең калган өлеше җыеп алына, – ди “Туган як” агрофирмасы җитәкчесе Раил Җиһангиров. Киндерне җыю бик кыен: җепселләр комбайн ургычына урала. Бу төр техника белән идарә итүченең осталыгы җитмәсә, техника сафтан чыгарга мөмкин. Киндер басуларына һөҗүмнәр дә булгалаган. Агрофирма җитәкчелеге аларны кызыксынудан килеп чыккан дигән фикердә. Татарстан блогерлары Мөслимне гадәти булмаган киндер фотосессиясе өчен идеаль локация буларак тәкъдим иткәләде. – “Туган як” агрофирмасы үстергән киндер – техник культура, анда психоактив матдә юк. Киндер – бик файдалы культура. Аны төрле өлкәләрдә: текстиль, целлюлоза, төзелеш һәм автомобиль сәнәгатендә кулланалар, ә калдыкларыннан йорт хайваннары өчен “наполнитель” ясарга мөмкин, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре. Киндер суктыру белән беррәттән, агрофирмада техниканы кышкы саклауга әзерләү бара. “Басуда эш төгәлләнүгә таба бара. Эштән бушаган техниканы кышкы саклауга куярга кирәк. Техниканы юып, кимчелекләрен ачыклап, запас частьларын барлап, төзәтәбез. Машина-трактор паркларының торышы да мөһим. Ремонт эшләрен башкаручыларга бөтен шартлар да тудырылган”, – ди Раил Җиһангиров. Көзен запас частьларга бәяләр күпкә арзанрак икән. Фото - район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән. #авыл_хуҗалыгы