Россия көне уңаеннан мөслимлеләр велойөрешкә җыелды. Район башлыгы Альберт Хуҗин чарада... — 12 июня 2026 г. в 20:01:45.717
Россия көне уңаеннан мөслимлеләр велойөрешкә җыелды. Район башлыгы Альберт Хуҗин чарада катнашучыларны сәламләп, бәйрәм тәбрикләвен җиткерде. Чараның иң истәлекле һәм дулкынландыргыч мизгеле – 14 яшьләре тулган райондашларыбызга мөһим документларын тапшыру булды. Бу көнне 9 мөслимле тәүге паспортларын алды. Концерт чыгышларыннан соң велойөрешкә старт бирелде. Эстафетада гаиләләр дә актив катнашты. Бергәләшеп Ык буйларын урап кайту һәр катнашучыга уңай эмоцияләр бүләк итте. Велойөрешнең нәтиҗәләре буенча, "Иң өлкән катнашучы" номинациясендә – Әлфия Галиуллина, "Ретро-велосипедист" номинациясендә – Сирена Ногманова, "Спортчы гаилә" номинациясендә – Гайсаровлар гаиләсе, "Иң яшь катнашучы" номинациясендә Самир Хәбибуллин бүләкләнде. 📸 Фотолар: https://vk.ru/album-204018005_311295534

