12 июньдә Россия көне билгеләп үтелә. — 12 июня 2026 г. в 05:00:03.001
12 июньдә Россия көне билгеләп үтелә. Әлеге көн – Россия Федерациясендә билгеләп үтелүче мөһим дәүләт бәйрәме. Россия көне Ватанга мәхәббәт һәм ил халкының үз Ватанына тугрылыгын, ата-бабаларыбызга, илебез тарихына ихтирамлы мөнәсәбәт, үткәндәге, шулай ук бүгенге көндәге хезмәт һәм сугыш батырлыклары символы булып тора. Район халкының тормыш-көнкүреше яхшыра, белем алу өчен уңайлыклар арта. Мәдәният, медицина, спортны үстерүгә дә зур көч куела. Алга таба да илебезнең иминлеге хакына игелекле хезмәт куеп, районыбыз, республикабыз, бөек Россиянең алга баруына үзебездән өлеш кертербез, дип ышанабыз. Бәйрәм уңаеннан тәбрикләү сүзләрен Михайловка мәктәбе активистлары да җиткерә! Һәммәгезгә сәламәтлек, татулык, бәрәкәтле имин көннәр телибез!

