Нарат Асты авылындагы "Урман иле" балалар лагеренда агымдагы җәйнең беренче сменасын ач... — 9 июня 2026 г. в 19:15:01.287
Нарат Асты авылындагы "Урман иле" балалар лагеренда агымдагы җәйнең беренче сменасын ачу тантанасы узды. Шул уңайдан район башлыгы Альберт Хуҗин балаларга бәйрәм тәбрикләвен җиткерде, күңелле яллар теләде. Биредә беренче смена эшләү дәверендә 56 бала ял итәчәк. Ике төркемгә бүленгән балалар үзләренең командалары белән таныштырды, җыр-биюләр, сәхнәләштерелгән күренешләр тәкъдим итте. Әйдаманнар да музыкаль бүләкләре белән чара кунакларын сөендерде. 📸 Фотолар: https://vk.ru/album-204018005_311273532

