Мөслим районында беренче тапкыр нардлар буенча мәктәп лигасы узды! — 9 июня 2026 г. в 14:07:03.585
Мөслим районында беренче тапкыр нардлар буенча мәктәп лигасы узды! Мөслим районының мәктәптән тыш эшләр үзәге нарды уены буенча яңа сезон башлап җибәрде. Март аеннан башлап үзәкнең педагогы Андрей Митрофанов район үзәгендәге мәктәп укучыларына нард уенын үзләштерергә ярдәм итә. Бәйгенең финалында һәр мәктәптән иң көчле 5 укучы районкүләм мәктәп лигасы чемпионы исеме өчен көрәште. Турнирның йомгаклары: 🥇 1 урын — Булат Нәбиев (Мөслим лицее) 🥈 2 урын — Рүзәл Шәрифуллин (Мөслим гимназиясе) 🥉 3 урын — Кәрим Шәймарданов (Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе) Җиңүче һәм призерлар дипломнар, медальләр һәм «Лайк» кафесына сертификат белән бүләкләнде. Җиңүчегә кубок тапшырылды. Мәктәптән тыш эшләр үзәге коллективы турнирны оештыруда ярдәм иткән Кашафутдинов Эмиль Рафик улына рәхмәтләрен белдерә!

