Перейти к содержимому
Максиметер

Районыбызның 11 сыйныф укучылары өчен матур истәлекле чара – чыгарылыш кичәсе узды.

Районыбызның 11 сыйныф укучылары өчен матур истәлекле чара – чыгарылыш кичәсе узды. Быел районыбызның 6 мәктәбен 55 укучы тәмамлады. Укуда аеруча зур унышларга ирешкән өчен урта гомуми белем бирү турында аерым үрнәктәге аттестат һәм алтын медаль белән 11 райондашыбыз бүләкләнде. Тагын 3 укучыга көмеш медаль тапшырылды. Иң шатлыклы, шул ук вакытта бераз ямансу да булган бәйрәм белән егет-кызларны район башлыгы Альберт Хуҗин тәбрикләп, матур теләкләрен җиткерде. Мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Хәбибуллина егет-кызлар белән горурлануын белгертте, үгет-нәсихәтләрен җиткерде. Ата-аналар, укытучылар һәм килгән кунаклар рәхмәт сүзләре әйтте, истәлекләр белән уртаклашты, ә, иң мөһиме, рәхәтләнеп күңел ачты. 📸 Фоторепортаж: https://vk.ru/album-204018005_311401715

274 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

358 подписчиков · Госорганы и учреждения

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Госорганы и учреждения»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.