Мөслим политехника техникумында чыгарылыш кичәсе узды. — 26 июня 2026 г. в 17:09:57.390
Мөслим политехника техникумында чыгарылыш кичәсе узды. Техникумның 28 студенты авыл хуҗалыгы техникасын һәм җиһазларын эскплуатацияләү һәм ремонтлау, автомобильләрне ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү мастеры, пешекче-кондитер белгечлекләре буенча белем туплап, имтиханнарын уңышлы тапшырды һәм тантаналы рәвештә кулларына диплом алды. Район башлыгы Альберт Хуҗин яшь белгечләргә уңышлар теләде, шушы көннәрдә армия сафларына озатылган егетләрнең әти-әниләренә балаларының дипломнарын тапшырды. Техникум җитәкчесе Илнар Миргалимов, мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Хәбибуллина, чыгарылыш курс студентларының укытучылары һәм әти-әниләр дә чыгарылыш студентларын бәйрәмнәре белән тәбрикләде. Яшь белгечләр "Август-Мөслим" компаниясеннән һәм "Агромастер" җитештерү компаниясеннән эшкә чакыру алдылар. Чара район мәдәният йорты үзешчәннәренең концерт номерлары белән үрелеп барды. 📸 Фоторепортаж: https://vk.ru/album-204018005_311401932

