Мөслимдәге картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүче Илшат Мөхәммәтдинов, учрежде... — 25 июня 2026 г. в 08:26:00.387
Мөслимдәге картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүче Илшат Мөхәммәтдинов, учреждение директоры белән бергә, «Казанские ведомости» газетасы редакциясендә кунакта булды. Сәфәр кысаларында бөек татар шагыйренең тууына 140 ел тулуга багышланган «Минем Тукаем» конкурсына йомгак ясалды. «Казанские ведомости» газетасының баш мөхәррире Венера Якупова Илшат Мөхәммәтгарип улына лаеклы бүләген шәхсән үзе тапшырды: И. Мөхәммәтдинов «Әкияти дөнья» номинациясендә тәкъдим иткән «Габдулла Тукай» исемле конкурсы эше белән III урынны яулады! Илшат абыйны һәм аны һәрвакыт хуплап торучы интернат-йорт коллективын бу күркәм уңыш белән чын күңелдән котлыйбыз!

