«Татарстан Республикасы рус милли-мәдәни берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасының Мөслим ... — 25 июня 2026 г. в 11:02:01.235
«Татарстан Республикасы рус милли-мәдәни берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасының Мөслим бүлекчәсе җитәкчесе Галина Светлякованы һәм Мөслимдәге картлар һәм инвалидлар интернат-йорты директоры Гөлнар Шакирьянованы Татарстан Республикасында рус традицион мәдәниятен үстерү буенча 2026 елгы муниципаль практикалар, проектлар һәм программалар республика конкурсында зур уңышка ирешүләре белән котлыйбыз! Алар тәкъдим иткән «Традицияләрнең тере җепләре» уртак проекты I дәрәҗәдәге Дипломга һәм 80 мең сумлык грантка лаек булды. Бу җиңү – милли мәдәниятне саклау һәм өлкәннәребезнең тормышын күңелле, эчтәлекле итү юлындагы уртак хезмәт җимеше. Алга таба да уңышлар телибез!

