Перейти к содержимому
Максиметер

Район хакимиятенең актлар залында чираттагы киңәйтелгән киңәшмә узды.

Район хакимиятенең актлар залында чираттагы киңәйтелгән киңәшмә узды. Район башлыгы узган атналардагы чараларга күзәтү ясады. Шулай ук ул махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм әзерләүгә һәркемне актив кушылырга чакырды, төзелеш һәм ремонт эшләрен, территорияләрдәге чисталыкны тәэмин итүне, урып-җыю эшләрен контрольдә тотуны бурыч итеп билгеләде. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Илгиз Зиннуров райондагы урып-җыю кампаниясе белән таныштырды. Бүгенге көндә көзге культураларны урып-җыю 67 процентка төгәлләнгән. Басуларда 54 комбайн эшли, атна ахырына тагын 12 техника өстәләчәк. Шулай ук И. Зиннуров райондашларыбызны фермерлык хуҗалыкларына күрсәтелә торган ярдәм чараларыннан активрак файдаланырга чакырды. Грант турында тулырак мәгълүматны район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән белешергә мөмкин. Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни үсеш буенча урынбасары Марина Бәдретдинова "Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит" акциясе старт алуы турында хәбәр итте. Агымдагы елда ярдәмне 190 нәни райондашыбыз алачак. Хәйрия чарасына кушылырга теләүчеләр "Мизгел" яшьләр үзәгенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Телефоннары: 2-46-12. Бүген үзенең гомер бәйрәмен районның финанс-бюджет палатасы рәисе Наилә Бубекова билгеләп үтә. Ихластан тәбрик итәбез!

222 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

357 подписчиков · Госорганы и учреждения

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.