2 август – Һава десанты гаскәрләре көне. Шул уңайдан мемориаль комплекста митинг үтте. — 2 августа 2026 г. в 19:48:00.184
2 август – Һава десанты гаскәрләре көне. Шул уңайдан мемориаль комплекста митинг үтте. Район башлыгы Альберт Хуҗин әлеге гаскәрләрдә хезмәт итүчеләрне бәйрәмнәре белән тәбрикләде. Тәбрикләү сүзләрен Мөслимдәге десантчылар хәрәкәте җитәкчесе Эдуард Хәсәнов та җиткерде, егетләргә бердәмлекләре өчен рәхмәтен белдерде. Рүзил Фәррахов һәрдаим ярдәм күрсәтүче Мөслим десантчыларына махсус хәрби операция зонасындагы егетләрдән рәхмәт сүзләре җиткерде. Мөслимлеләр һәм районыбыз кунаклары һәйкәл янына чәчәкләр салды.

