Район хакимиятендә эшлекле очрашу узды. — 30 июля 2026 г. в 07:28:32.729
Район хакимиятендә эшлекле очрашу узды. Альберт Хуҗин «Сбербанк» гавами акционерлык җәмгыяте вәкилләре – баш клиентлар менеджеры Ульяна Исламова һәм хезмәт хакы проектлары менеджеры Мария Гильфанова белән очрашты. Очрашу барышында үзара хезмәттәшлекне үстерү, район халкына һәм оешмаларына финанс хезмәтләре күрсәтү буенча актуаль мәсьәләләр турында фикер алышынды.

