Музейга йөрүче балалар белән бүген "Уйлап тап һәм яз!" викторинасын чиштек. Бирелгән с... — 26 июня 2026 г. в 16:00:09.622
Музейга йөрүче балалар белән бүген "Уйлап тап һәм яз!" викторинасын чиштек. Бирелгән сүзләргә мәгьнәле җөмләләр уйларга, эзлекле кечкенә хикәя язарга кирәк иде. Уку дәверендә алган белемнәр, уйлау, фикерләү ярдәмгә килде. Һәр бала үзенчә викторинаны чишү юлларын табып, җаваплар язды, иптәшләренә язмаларын кычкырып укып күрсәттеләр. Менә шулай, җәмәгать, балалар музейга уйнар өчен түгел, ә яңа белем тупларга, фикерләшергә, көч сынашырга, өйрәнергә киләләр. #АрскКультура #МузейМагдеева #КазанАртыМузее

