Бүген Халыкара наркотикларга каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Дөньяның бик күп илләрен...
Бүген Халыкара наркотикларга каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Дөньяның бик күп илләрендә наркомания дигән яман чир таралган. Берәүгә дә сер түгел: соңгы елларда безнең илдә дә наркотиклар кулланучы кешеләр саны артканнан-арта бара. Югыйсә, моның бик аяныч нәтиҗәләргә китерүе дә мәгълүм. Наркомания ул – сәламәтлекнең җитди какшауларына, инвалидлыкка, яшьли килеш шәхеснең бозылуына һәм үлеменә китерүче катлаулы авыру. Сак булыйк! #АрскКультура #МузейМагдеева #КазанАртыМузее